logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Айзирәк Вагыйзова

Айзирәк Вагыйзова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

НӘРСӘ УЛ БӘХЕТ?

«Бәхет нәрсә?» – Сорыйсыз сез.

Һәркем аңлый аны үзенчә.

Кемгәдер ул – сәламәтлек,

Кемдер тели бик тә күп акча.

 

Күңел тынычлыгы – бәхет, диләр,

Зур бер бәхет – җанның саулыгы.

Гаилә, балаларың булу бәхет,

Һәм әлбәттә – иман байлыгы.

 

Ярлы байга карап, бәхетле, ди.

Байларның да җаны көенә.

Ятимнәрне күргән адәм балалары

Әти-әни бар дип сөенә.

 

Адәм баласына  бәхет өчен

Бер җылы сүз җитә кайчакта.

Бер сүз җитә кайчак – бәхетлене

Бәхетсезлек ала кочаклап.

 

Син кайда юк, шунда бәхет, диләр,

Анда барсаң, бәхет юк икән.

Туып-үскән җирдә булган бәхет

Бер җирдә дә бүтән юк икән.

 

Ерактан эзлибез без бәхетне,

Тик сизмибез гомер үткәнен.

Белмибез шул иң зур бәхетнең

Үзебезнең янда икәнен.