logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Аделя Ханнанова

Аделя Ханнанова, Мөслим гимназиясе

 

ТАЛАНТЛЫ СИН, МӨСЛИМЕМ!

Талантлы син, туган җирем!

Гүзәл илем – Татар иле!

Синдә тудым, синдә үстем

Туган ягым – син, Мөслимем!

 

Синдә минем әби-бабам,

Синдә минем нәсел җебем.

Бары сиңа тугры калам

Әнкәм теле – Татар телем!

 

Дөнья буйлап таралганнар

Талантларың туган җирем.

Һәрбер эшне башкаралар,

Булсын диеп, күңел биреп.

 

Мөслимемә аяк бассаң

Сафланыр әле күңелең.

Оныталмассың син бер күрсәң

Ык буеның гүзәллеген!

 

Бормаланып ага шул Ык

Ярларына тулышып.

Мөслим халкы хезмәт сөеп

Яши бездә тырышып.

 

ТАТАРСТАН

Татарстан  – Сабантуйлар иле,

Тынычлык һәм дуслык ватаны.

Тагын дистә мең еллыклар җирдә

Югалтмыйча сакла шул данны!

 

Туган җирем, татар иле, диеп,

Утны-суны кичкән улларың.

«Утлы еллар» аша укып беләм

Геройларың, батыр кызларың…

 

Без татарлар – батыр, горур халык,

Моңлы халык, динле, иманлы.

Онытмабыз Тукай, Җәлилләрне,

Әлфияне һәм дә Илһамны.

 

Күп милләтле халкым тату яши

Бергә үтеп гомер юлларын.

Тарих битләрендә язылырлык

Милләт даны, туган ил даны!

 

ЯЗАМ, СЫЗАМ…

Йөрәгемне былбыл чакты,

Кулыма каләм алдым.

Күңелдә булган хисләрне

Кәгазь битенә салдым.

 

Зөлфәтне дә былбыл чаккан, –

Язган шигырь туйганчы.

Мин дә менә язам, сызам…

Берәр шигырь чыкканчы,

Күңелләрем булганчы…

 

ШӨКЕР КЫЛЫЙК

Шөкер итеп яшик, дуслар,

Туган һәрбер көнебезгә.

Алсуланып атсын таңнар,

Баесын кояшы көн дә.

 

Шөкер итик, дога кылыйк,

Шатлыклар әгәр килсә.

Тешне кысып, дәшми түзик

Әрнү-сагышлар тисә.

 

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Кушлавыч дигән авылда бик матур малай туа.

Исеме дә гади аның, кечкенә Апуш була.

 

Биш ай тулган чагында Ходай әтисен ала.

Дүрт яшендә нәни Апуш, әнисез, ятим кала.

 

Ачы язмыш баланы кечкенәдән сынаган.

Газиз кешеләрен алган, торыр җире булмаган.

 

Зиннатулла карт йортында ниләр генә күрмәгән…

Көн дә бер сүз ишеткән ул: «Ичмасам, ник үлмәгән?…»

 

Печән базарында аны көчек кебек сатканнар.

Шөкер, бу юлы алганнар, Апушны яратканнар.

 

Ләкин, бәхетле мизгелләр бик озакка бармады.

«Әти-әнисе» авыргач, Зиннатуллага калды.

 

Озак үтми, Апушны Сәгъди картка бирәләр.

«Кырлай – яңа авылың булыр синең» – дигәннәр.

 

Кырлай авылы Апушта яңа хисләр тудырган.

Мөхәммәдгариф малае – Габдулла Тукай, булган.

 

Тукай әкиятләрен тыңлап кечкенәдән үстем мин.

Апуш язмышын берәү дә күрмәсен берүк, димен.

 

Бирде безгә балачакның иң кызыгын, матурын.

Онытып булмый һич тә Шүрәлесен, Былтырын.

 

Туган телне, Тукайны җиткерик буыннарга,

«И туган тел, и матур тел!» – сүрелмәсен җаннарда!

 

ӘБИЕМ НАМАЗ УКЫЙ

Әбием намаз укый, бисмилласын әйтә ул.

Аннары әкрен атлап, намазлыкка баса ул.

Төрле сүрәләр укый: Колһүалла, Әлхәмне…

Бәхет теләп һәммәбезгә, дога кыла һәр көнне.

 

Бик кызыгам әбиемә, эчтән уйлап куямын:

«Үскәч мин дә, әбием кебек, намазлыкка басармын».

Намаз уку – ак юл ул, бар эштә уңган булу.

Иң зур савап бу дөньяда – биш вакыт намаз уку!

 

COVIDКка

Яшик җирдә бәхет теләп

Дусларга, якыннарга.

Елмаеп йөрик кайда да,

Бирешмик салкыннарга.

 

Бүгенгенең кадерен белик,

Ике көнлек бу дөнья.

COVIDны җиңеп чыгарбыз! –

Ышанып яшик моңа.

 

Киләчәктә һәммәбезне

Бәхет, шатлыклар көтсен.

Пандемияләр, вируслар

Тимәсен безгә, бетсен!

 

ӘНИЕМӘ

Әниемне күрү белән җылырак булып китә.

Ишетәсе килеп тора назлы тавышын иртән.

Мәктәпкә чыгып киткәндә әни ала кочаклап.

Күзен алмый тәрәзәдән әнием озата кулын болгап.

 

Ничек шулай туры килгән исеме җисеменә?! –

Алсу, булгачтын әнием, килешә исеме дә.

Бәхетле бул син, әнием, гомерең озын булсын!

Юлларыңа гөлләр үссен, ә байлык явып торсын!

 

БАБАМА

Туган көне бабамның,

Мин аңа шигырь язам:

Саулык, сәламәтлек телим

Сиңа мин бүген бабам!

Гел елмаеп тор шулай,

Шатлык булсын йөзеңдә.

Җан тынычлыгы телим,

Синең туган көнеңдә!

Үзең батыр, үзең сабыр,

Бар яктан да килгәнсең.

Ике малай, бер кызыңны,

Яратып үстергәнсең!

Мин дә синең кебек, бабам,

Булырга бик тырышам.

Батырлыкка, яхшылыкка

Бабам кебек омтылам!

 

АБЫЕМА

Туган көнең белән котлыйм,

Абыем, сине бүген.

Сәламәтлектән башлансын

Синең һәр туар көнең.

 

Күгәрченнәр сина ачсын

Бәхетнең пәрдәләрен.

Байлык яңгыр кебек яусын

Һәр көнне иртәләрен.

 

Тагын ниләр телим сина? –

Калган икән бер теләк:

Телим мин сина, абыем,

Балаларыңнан хөрмәт!

 

КЫШ БАБАЙ

Шыгыр-шыгыр, чың-чың-чың,

Буранны ерып-ерып,

Атларда чаба-чаба

Кыш бабай үтеп бара.

 

Кемнәр аңа хат яза,

Барсына бүләк ала.

Яңа елда балаларга

Күчтәнәчләр тарата.

 

Ә балалар Кыш бабайга

Шөгыльләрен күрсәтә.

Мин дә менә шигырь язам

Бабыкайга бүләккә.

МАТУР ИРТӘ

Иртән торып тышка чыктым,

Офык буе яктыра.

Иртәнге җил биткә исә,

Чыпчыклар сайрап тора.

 

Иртән торып тышка чыктым,

Эх, рәхәт соң урамда!

Үләннәрдә чыклар уйный

Иртәнге таң нурында.