logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Алия Солтанова

Алия Солтанова, Мөслим гимназиясе

 

БАБАМ ШОМЫРТЫ

Тәрәзәмнең каршысында-

Шомырт агачы.

Үсә дөньяга ямь биреп,

Җәеп кочагын.

Яз айлары җитүгә ул

Ак чәчәк ата.

Ачык тәрәзәдән өйгә

Хуш ис тарата.

Мин һәрвакыт бу агачка

Карап сокланам.

Сугышка  киткән чакта аны

Утырткан Зәйнетдин бабам.

Ул утырткан бу шомыртны

Истәлек өчен.

Оныклары да Ватанга

Бирсен, дип, көчен.

ЯШӘСЕН ӘНИЛӘР!

Бу иркен дөньяда балалар

Әнисез, әтисез калмасын!

Дөньяда иң гүзәл бер чәчәк –

Әниләр гомере сулмасын!

Бу гүзәл дөньяда бер генә,

Бер генә дошман да калмасын!

Иң изге кешемнең – әнием! –

Тамчы да яше таммасын!

 

 

 

ХАТЫНЬ ЧЫҢЫ

(Бөек Ватан сугышында җир йөзеннән юкка чыккан авылга багышлана)

Хатынь чыңы, күктә – тургай моңы,

Хатынь чыңы гади чың түгел.

Хатынь чыңын барлык дөнья тыңлый,

Җир йөрәге эле тын түгел.

Хатынь күкләрендә – тургай моңы,

Сагышлары ерак тарала.

Утта янганнарның газапларын

Тургай моңнарыннан арала.

Тургай моңы – гүя көрәш җыры,

Утта янганнарны ут алмый.

Хатынь – миллионнарга һәйкәл ул,

Хатынь чыңы мәңге туктамый.

 

ӘБИЕМНЕҢ ТӘМЛЕ СҮЗЕ

Әбием намаз укый,

Мин читтән карап торам.

Аның һәр тәмле сүзенә

Исем китеп, тыңлап торам.

Өч тә түгел, дүрт тә түгел,

Нәкъ биш мәртәбә көнгә,

Әбием намаз укый.

Тәмле сүз гел телендә.

Иелә дә турая ул,

Турая да иелә.

Шуңа, ахры, әбиемнең

Нурлар уйный йөзендә.

 

ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИМ

Зәңгәр күктә-ак болытлар,

Уйный кояш нурлары.

Алтын бодай башаклары

Дулкынлата кырларны.

 

Сокланабыз гүзәллеккә

Барыбыз бер фикердә:

Тилмермәсен кеше ачка,

Сугыш булмасын җирдә.

 

Кара кайгы – сугыш җиле

Кермәсен илебезгә.

Аяк чалмасын бомбалар

Киләчәк  көнебезгә!

КҮК ЙӨЗЕНДӘ АЛТЫН УРАК

Туган җирем, сабый бала кебек,

Изрәп йоклый, татлы төш күреп.

Төн уртасы… Тик  тынгысыз әтәч

Сөрән салды, төшне бүлдереп.

 

Бик биектә, тирән күк үк йөзендә

Алтын урак, йолдыз басуы…

Төн пәрдәсен ачты алсу нурлар,

Хәбәр итеп таңнар атуын.

 

МИНЕМ ПЕСИЕМ

Минем песи бик шаян,

Уйнарга бик ярата.

Әниемнең җеп йомгагын

Тарата да тарата.

 

Тәпие белән уйнатып,

Өстәл астына кертә.

Куй урынына! – дисәң дә,

Һаман суккалап йөртә.

 

Мин мәктәпкә киткән чакта

Тәрәздән карап кала.

Әйләнеп кайткан чагында

Ишектән каршы ала.