logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Илназ Морзаханов

Илназ Морзаханов, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

СИНЕ МИН ОЗАК ЭЗЛӘДЕМ

Нишләп соң югалдың, газизем?..

Төн үтте, ник киттең берсүзсез?..

Карашым булдымы бик авыр?..

Йөрәгем әрнидер, күңелсез…

 

Күземне бер йомып-ачканчы,

Юк булдың кадерле йортымнан.

Ни мизгел аерды соң безне,

Ник болай алдың син котымны?

 

Йолдызлы өметем дөньяда,

Табам дип бар җирне айкаем.

Ник кулдан ычкындың кинәттән,

Җылыдан җылы идең бит, җанкаем.

 

Хыялда очам мин тауларга,

Эзлимен, күр, әллә кайлардан.

Болыннан,урманнан, елгадан,
Хисләргә манчылган еллардан.

 

Агачтагы һәр яфрак – син кебек,
Юлдагы һәрбер таш – син кебек.
Ачылып китәр дә ишекләр,

Йортыма керерсең син көлеп…

 

Бар йөргән җиремдә таяныч,
Түбәмнең тоткасы – кыек баш.
Ниһаять, табылды! Коточкыч

Була ул югалса оекбаш!

 

ӘНИ

Тәкъдир язган улның бәхетендә,
Тормыш ачты сагышсыз күземне.
Син онытсаңда, онытмасмын үзем
“Әнкәм” дигән беренче сүземне.

Гомер буена рәхмәтне әйтермен,
Күкрәк сөте җылысын сизгәнгә.
Түбән булганча башымны иярмен,
Минем өчен дип җаныңны биргәнгә.

Кош та түгел син, канатың җәелгән.
Һәр сагышка чишү табасың.
Каршы гадәткә, төгәл фикерләп,
Туры юлга нигез саласың.

Җылы сүзеңне гомергә саклармын.

Онытмас йөзеңне күңелем.

Синен белән һәр бер мизгел – зур байлык.

Синең белән мин бәхетле, әнием.

ҖАЙЛЫЙСЫҢ

Тормыш онытып, тәкъдиргә ярсыйсың.

Кич-төннәрен ялгыздан елыйсың.

Бәхет юклыгын тирәннән уйлыйсың.

Соң икәнен азактан анлыйсың.

Көннәр-төннәрен сизмичә бутыйсың.
Үз хәлеңне кешегә сатмыйсың.
Кайгы-хәсрәтен күңелдә каплыйсың.
Һава югалтып, авыр сулыйсың.

Сагыш йөзеңне битлектә саклыйсың.
Һәр мизгелне хәтердә барлыйсың.
Авыр тормышны еракка затмыйсың.
Көч булмаудан, гаепне сылтыйсың.

Вакыт үткәннән кайгыны ташлыйсың.
Үз хәлеңне кешедә таныйсың.
Ярдәм кулыңнан гомерен җайлыйсың.
Җир ямлеген шуңардан анлыйсың.

ТАБИГАТЬ

Яктылык төште йөземә.
Тәрзәгэ күзне салдым.
Томалап алды дөньясы.
Алтын ил нурга батты.

Агачлары тылсым-тылсым.
Шәхси матур һәр-берсе.
Яңгырап тора җанкаем,
Ямьле икән – көз төсе.

Башны иеп, иртән чыгабыз.
Вакыт юк гүзәллеккә.
Кабаланабыз, ашыгабыз,
Тормыш шулай тик утә.

Тирә-якка гына кара син.
Борып ата куңелне.
Сихерлеккә бай табигать,
Гыйшыйк итә һәр-кемне.

ЯШӘҮ ЯМЕ

Кузгалабыз юллап бәхетне.
Онытабыз моңны, авылны.
Кәкре юлдан файда барлыйбыз.
Акча өчен дип – сатып җаннарны

Сиңа да, миңа да тормыш бирелде.
Сиңа да, миңа да нокта куясы.
Ни өчен дип туганмын җиргә?
Ни өчен дип яшәп торасы?

Тормыш юлын тәкъдир шулай язган:
Сокланыр дип туа кешесе.
Ләкин, үз файдага, җирне сазлатып.
Тик акча дип чаба күбесе.

Онытмыйк табигать байлыгын!
Борчымыйк әнинең йөрәген!
Сүндермик мәхәббәт учагын!
Күрә беликче яшәүнең чын тәмен!

БУЛА ИКӘН БУ ТОРМЫШТА

Була икән бу тормышта –
Ут кебек янучылар.
Җирне борып җиде якка,
Гомер яратучылар.

Була икән бу тормышта –
Утны сүндеручеләр.
Кулына бер эш килмәгәч,
Гаепле әзләучеләр

Була икән бу тормышта –
Мин дә мин диючеләр.
Үз-үзенә гашыйк булган,
Кешене сөймәүчеләр.

Була икән бу тормышта –
Бәхетне күрмәүчеләр.
60 яшькә җиткән килеш,
Бер хөрмәт күрмәүчеләр.

Була микән бу тормышта
Дөрес яши белгәне?
Тискәре ягын югалтып,
Мин шәхес диялгәне.

ПЕРМЬ

Елый буген күкрәкләрдә
Балаларның анасы.
Югалттылар, кайтмас итеп,
Бер гаепсез баласын.

Күкләрнең ап-ак болыты
Кара белән уралды.
Нәрсә керде акылына,
Нигә мылтык яңгратты?

Әллә берәр кыҗыр-быҗыр мы
Адәм баласын ату?
Юк тыр андый кешеләрнең
Йорәгендә – ярату…

Гомер – шундый зур бәхет ул,
Нигә аны бозарга?
Охшамаса гомер сиңа,
Кагылма калганнарга.

Хәзер таңны каршылау да
Булыр безгә куркыныч.
Нәрсә булды бу гомергә?
Яши идек бит тыныч…

Кайгыруга батып бетте
Барлык ата-аналар.
Аларга тик сабырлык,
Тигез барсын доньялар…
БЕСЛАН

Кургәнсең ут, күрдең бәхет,
һәр көн белән ләззәтләнеп.
Оныта дыр идең вакытны,
Күңел ачып, уйнап, көлеп.

Җитте сентябрь, горурланып,
Бастың мәктәп юлына.
Барлык җирнең матурлыгын,
Биргәндәй сиңа гына.

Бер мәл, тавыш, йөрәк шартлый,
Барысын ураттылар.
Җансыз ләгънәт суккан җаннар,
тормышларны алдылар…

Мәктәптә нинди гәеп?
Нишләделәр соң алар?
Кош кебек җиргә аудылар,
Чиратлашып балалар.

Нигә бала?…Нигә аттың?
Атсаң, кара йөзенә.
Күзе аның тулы өмет,
Тугры иде иленә

Ап-ак шар булып очыр,
Һавага таба үрелеп.
Әнисе генә онытмас,
Аның иң якты йөзен…
ОНЫТЫП ЯЗЫП КУЙ…

Тормышыңны башлама яңадан
Каршы йөгер авыр җилләргә.
Тәкъдир биргән бирем, җәрәхәте.
Нишләсәңдә, кала күңелдә.

Калтратса да җаныңны сагышы,
Өзеп атса да сине өлешкә,
Җан сызыгын тегеп булмыйчак шул.
Качып булмый бәхет читенә.

Һәр күз яшең – сугышны кабатлау.
Тына алмый синең уйларың.
Ләкин, дустым, үтте вакытлар.
Ачылмас күңелнең катабы.

Син җиңәчәксең. мин ышанам.
Син дә ышан, тынып, үз-үзеңә!
Бер йөк төшкәч, кире тошмәс ул.
Яшә яндырып, гомерең бер генә…

Әче яраңы күңелдән сөртеп ат!
Йөзеңдә шатлыкны күреп туй!
Син хәзер яшә! язмышны кабул ит!
Үткәнең – зур дәрес. Язып куй!