Диләрә Нуриева
Диләрә Нуриева, Мөслим гимназиясе
МОҢСУЛАНМА…
Көз җитсә дә, боз китсә дә –
Моңсуланма.
Яңгыр яуса, яшең тамса –
Моңсуланма.
Дустың белән ызгышсаңда –
Моңсуланма.
Ничек кенә талчыксаң да –
Моңсуланма.
Соңлап кына бәхтең тапсаң –
Моңсуланма.
Әйтер сүзең бетеп китсә –
Моңсуланма.
Чәчеңне чал бизәсә дә –
Моңсуланма,
Димәк, сиңа шулай язган
Моңсуланма.
Тормыш үзе бер могҗиза, шуны аңла!
Син дә кемнеңдер бәхете –
Моңсуланма.
ӘКИЯТЛӘР ТЫЛСЫМЫ
Дәү әнием миңа сабый чакта
Сөйли иде әкият:
Гүзәл кызлар, Дию-пәри,
Су анасы утыра чәч тарап…
Кәҗә белән Сарык сәфәр чыккан,
Кемнәр белми Камырбатырны?
Бүгенгәчә озата бара
Әкиятләр нуры, тылсымы.
ТУГАН ТЕЛЕМ
Чиста итеп саф татарча сөйлим,
«Кем өйрәтте сине?» – дип сора.
Йомшак сүзле газиз әнкәм:
«Бәбкәм», – дип, назлап тора.
Әтием дә, дусларым да
Саф татарча сөйләшә.
Туган телем – Тукай теле,
Мәңге сулма, мең яшә!
НӘНИ БУЛЫШЧЫ
Өлкәннәргә булышырга
Һәрчак ашкынып торам.
Әниемә эш калмасын –
Тузан суыртып куям.
Әтигә булышам мин,
Аңа мунча ягыштым.
Магазинга барыштым –
Шуннан кайтып барышым.
Энем читтә калмады,
Аңа китап укыштым.
Полиция машинасын
Гаражына куештым.
Дәү әни күзлек югалткан,
Башта аны табыштым.
Бик яратам бабамны –
Аңа шахмат уйнаштым.
Тәмам арып беткәнмен,
Күпме эшләр эшләштем.
Дәресләрем искә төште –
Миңа кемнәр эшләшер?