logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Илзирә Хафизова

Илзирә Хафизова, Мөслим гимназиясе

 

БӨЕК ШӘХЕС

Муса  Җәлил – нинди бөек исем.

Даны аның безнең йөрәктә.

Онытылмаслык олы шәхес булып

Кала бирә безнең хөрмәттә.

Кабатланмас батырлыгы белән ,

Кергән шулай халык күңеленә

Батырлыгы, тырышлыгы белән ,

Күңелләрнең яши түрендә.

Тугрылыгы белән биргән антка

Халкыбызга якын бигрәк тә.

Батыр егет, данлы исемең синең

Мәңге калыр безнең йөрәктә.

 

ТУКАЙ

Ачы язмыш аны ничек каты сыный:

Ятимлек тә бирә, чирен дә.

Ләкин  Ходай аңа, бүләк итеп,

Бай зиһенле олы сәләт бирә.

Кырыс язмыш каты сынаса да,

Бирешмичә күпме юл үтә.

Күпме авырлыкны сыный-сыный,

Нинди тәүге үргә ирешә.

Тормыш гөрләп чәчәк аткан чакта

Кинәт кенә каты җил чыга.

Баһадирдай горур ир затын

Мәңгелеккә җирдән юк итә.

Бөек шагыйрь, синең язмаларың

Бүләк булып һаман саклана.

Һәр буынның истәлеге булып

Дан җырлана синең җырларга.

 

КЫШКЫ УРМАН

Чыксам кичен урамга,

Җемелдәшеп кар ява.

Әкрен генә, тын гына

Бөтен җирне агарта.

 

Җем-җем итә үзләре,

Биткә төшә күр әле!

Нинди матур көн бүген!

Син дә тышта йөр әле!

 

Дөнья матур тынлыкта.

Күктә йолдызлар ата.

Алтын-көмеш утларын

Бар җиһанга тарата.

 

Кышкы төнгә сокланып,

Матурлыкка хозурланып,

Мин торамын урамда,

Кичке сихри тынлыкта.

 

Алтын тәңкәләре белән

Агачларга бәс сара.

Җир-ананы  иркәләп,

Йомшак юрганын  яба.

 

ӘБИЕМ КИҢӘШЛӘРЕ

Әбием киңәш биргәндә,

Колак салып тыңлыйм мин.

Ык-мык килеп, юк-юк диеп,

Ямьсезләнеп тормыйм мин.

Әбиемнең киңәшләре

Барсы да дөрес сүзләр.

Алар шушы киңәш белән

Ничә буынга җиткән.

Тәүфыйк, иман дигәне дә

Әбидән килгән киңәш.

Дөреслеккә ышанмасаң,

Корьәннән укып өйрән.

Әбиемнең киңәшләре

Барсы яхшыга илтә.

Шушы киңәшләр белән яшәсәң,

Барсы да яхшы бетә.

 

ӘБИЕМНЕҢ ТӘМЛЕ СҮЗЛӘРЕ

Яңа көнгә аяк басу белән

Балам, тордыңмы? – дип әби эндәшә.

Хәлең ничек, авырмыйсыңмы? – дип,

Назлы итеп кенә, ул дәшә.

 

Әбиемнең тәмле сүзе генә түгел,

Аның куллары да бик тәмле.

Бисмиллалы күмәч, коймаклардан

Авыз итү үзе бер ямьле.

 

Сәламәт бул, бәхетле бул, балам!

Тәмле сүзләр белән сүз ката.

Теләк теләп, дога кылып.

Безне юлга шулай озата.

 

Без кайтуга, балкып кояш кебек

Әбием чыга өйнең түреннән.

Ничек йөрдең, балам? – диеп,

Каршылый ул ишек төбеннән.