logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Рушан Сәйфуллин

Рушан СәйфуллинМөслим гимназиясе

 

ТУГАН ИЛЕМ

Туган илем кырларында

Күкрәп игеннәр уңа.

Татарстан – туган җирем

Гөрләп яши бит шуңа.

 

Туган җирем Мөслимемдә

Рәхәтләнеп яшибез.

Татар  телендә дәшәбез,

Көйлибез һәм сөйлибез.

 

ЫК БУЕНДА

Иркен сулап, җиңел атлап

Йөрим Ык буйларында.

Күреп бетерү мөмкин түгел

Гүзәллекнең барын да.

 

Әгәр кайтса ерак бабай

Торыр иде шаккатып.

Рәхмәт әйтер ул Муллинга,

Кулын кысып шартлатып:

 

«Вәйт, улым, – дип, – булдыргансың!

Юеш җирдә тузан туздыргансың.

Әкияттәге тылсымчы кебек

Кулың белән сыпыргансың,

Могҗизалар тудыргансың!

 

ӘТИЕМ

Минем әти көчле кеше,

Уңган һәм булган кеше.

Эшләгән саен кимими,

Арта да арта эше.

 

Эш сөяргә мине дә

Өйрәткән кеше – әти.

Үзе бик дәү булса да,

Минем әти бик тәти.

 

Әти өйдә булса ешрак

Өебез балкып тора.

Әниебезнең йөзе дә

Елмаеп кына тора.

 

РАМАЗАН

Ураза аенда туды

Кече энем Рамазан.

Мулла чакырып исем куштык

Әйттердек өйгә азан.

 

Шаян булган, шук булган,

Матур, батыр Рамазан.

Бер генә минут тик тормый,

Кушамат тактык –Тарзан!