logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Азалия Зарипова

Азалия Зарипова, Мөслим гимназиясе

 

РӘНҖЕТМӘГЕЗ ТАБИГАТЬНЕ!

Нинди гүзәл, нинди матур,

Туган-үскән җиребез!

Гөл-чәчәкле болыннары,

Тәмле чишмә суыбыз.

Ык буйлары яшел чирәм,

Хәтфә юрган ябынган.

Сикереп уйный балыклары

Гүя туймый суыннан.

Җәйге кичләр бигрәк матур,

Яшьләр килә болынга.

Ял итәләр учак ягып

Урман, елга буенда.

Кайчакларда артларыннан

Кала өелеп чүпләре.

Табигатьне рәнҗеткәнен

Аңламый шул күпләре.

Чишмәләрдән су эчәләр

Сусауларын басарга.

Пычранмасын, дисәң, суы,

Кирәк аны сакларга!

Агачларны сындырмагыз,

Чисталыкны саклагыз!

Шәфкатьсез, рәхимсезләрдән

Тирә-юньне яклагыз.

Табигатьне саклагыз, сез!

Булмагыз, сез, битараф! –

Диеп кычкырасым килә,

Тирә-ягыма карап.

 

ҖӘЙ КӨНЕНДӘ

Әй рәхәт, җәй көнендә

Ык суында коену.

Яр буенда талларының

Куенына сыену.

 

Шушы матур гүзәллекне

Дуслар бергәләп саклыйк,

Табигать – ул һәр кешегә

Көч биргәнен онытмыйк!

 

ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ

Без табигать балалары,

Табигатьне сөябез.

Матур гөлләр үстерәбез,

Көндә сулар сибәбез.

 

Җәйләр җитсә, табигатьтә

Озын юллар үтәбез.

Артыбыздан чүп калдырмый

Җыештырып китәбез.