logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Илнара Әюпова

Илнара Әюпова, Мөслим гимназиясе 

 

ТАТАР КЫЗЫ

Тиз танышам, дуслар табам,

Бик тә кыю булганга.

Шаян татар кызы булам

Мөслимемдә туганга!

 

Исемем матур – Илнара,

Әниемнеке – Илмира,

Абыемныкы – Риназ –

Ул сөйләшә бик тә аз.

 

Ә мин менә тел бете,

Шигырьләр бик яратам:

Дусларыма, туганнарыма

Үземнән нур таратам.

 

Кирәк икән – тыпырдатып

Татар биюен биим.

Кирәк икән – дисбе тартам,

Дога, мөнәҗәт укыйм.

 

Җәй көнендә урманнарда

Җыямын гел ак чәчәк.

Чәчәк кебек балачагым,

Матур минем киләчәк!

 

Озын сүзнең кыскасы –

Мин кызларның остасы.

Бар яклап та уңганы,

Кыю, чибәр, булганы!

СЕРЛЕ КҮЛМӘК

Бизәкләре – ал чәчәк,

Тектек без матур күлмәк,

Ал чәчәкле болында

Мин бер нәни күбәләк.

 

Күбәләктәй уйныйм эле,

Гөлдән-гөлгә очыйм әле.

Тирә-юньгә нурлар сибеп,

Бар җиһанны кочыйм әле.

 

ХЫЯЛЫЙ ТӨШЕМ

Хыялларыма утырып

Бик еракларда йөрдем.

Мөслимемнең киләчәген

Төштә ап-ачык күрдем.

 

Имеш, мин самолетта,

Биек күкне мин кочамын.

Болытларда атынам да

Кошлар кебек очамын.

 

Көймәләрдә йөздем мин,

Атындым мин таганда.

Ыклы, матур Мөслимемә

Гашыйк булдым тагын да!

 

Төшме соң бу, өнме бу? –

Аермасын тапмадым:

Хыял йозакларын ачып,

Урам буйлап атладым..

 

Килегез туган ягыма,

Гүзәл ягым –Мөслимгә.

Аның гүзәллегенә

Исегез китәр менә!

 

БӘХЕТ АГАЧЫ

Бәхет агачы ясадык

Әнием белән бергә.

Тәңкә саен теләкләр

Теләдек һәммәбез дә.

 

Иң кирәге – сәламәтлек,

Сәламәт булсын һәркем.

Авырмыйм, чирләмим, дип,

Зарядка ясыйм һәр көн.

 

Әйтерсең лә, чын агач,

Исем китте ясагач.

Яфраклары чын бәрхет,

Тели ул безгә бәхет!