logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Регина Смелова

Регина Смелова, Яңа Усы авылы гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТАТАРСТАНЫМ

Минем газиз Татарстанымда

Шундый киң кырлар!

Байлыгы һәм матурлыгы хакында

Яңгырый бик күп җырлар!

 

Кайларда гына йөрсәң дә

Бик якын икән Ватан.

Туган авылым Яңа Усыны

Бик тә  яратам.

 

Исеңнән чыгарма бер кайчан

Татар теле – безнең тел.

Еракларга китсәң дә син

Телеңне онытма, бел!

 

ЯҢГЫР ЯВЫП ТОРСА ДА…

Авылыма көз килде,

Үзгәртте бар дөньяны.

Алтын төсләргә манды

Өрәңге, каеннарны.

 

Басулардан, кырлардан

Мул игеннәр җыелды.

Яздан килгән кошларыбыз

Җылы якка җыенды.

 

Кояш та саран карый,

Кыскарды инде көннәр.

Яңгырлар явып торса да,

Бик матур бездә көзләр.

 

КҮЗИКМӘК

Усыларда бәйрәм җитте

Өйгә кунак төшерәләр.

Күзикмәкне майлый-майлый

Кызу мичтә пешерәләр.

 

Йомыркасын, сөтен, маен –

Барын белеп саласы.

Алдыгызда күзикмәгем –

Аласы да сыйланасы.

 

Самаварын сез куегыз,

Миннән хуш исле күзикмәк.

Илләребез имин булсын,

Табыннар булсын түгәрәк.