Алинә Әхмәтҗанова
Алинә Әхмәтҗанова, Мөслим гимназиясе
ТУГАН ҖИРЕМ ТАТАРСТАН
Кая гына барсам да мин,
Кай җирләрдә йөрсәм дә мин,
Күңелемдә һаман да син,
Ниләр генә күрсәм дә мин.
Туган җирем Татарстан! –
Әйтерсең лә син бер дастан.
Тагын да шат булыр идем
Бәхетемне синдә тапсам.
Бер гасырлык тарихыңда
Ниләр генә күрмәдең син?..
Ләкин безнең күңелләргә
Начар яктан кермәдең син.
Сабантуйлар иле дә син,
Кадерлерәк син бар дустан.
Мәңге яшә, туган телле,
Милли моңлы Татарстан!