logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Аделина Мирсалихова

Аделина Мирсалихова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТУГАН ҖИР

Туган җирем, матур җирем,

Кендек каным тамган җир.

Әби-бабам, туганнарым,

Ата-анам торган җир.

 

Әби-бабам орлык чәчеп,

Иген игеп узган җир.

Ата-анам хезмәт куйган,

Маңгай тире тамган җир.

 

Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән

Безгә ризык биргән җир.

Йортлар салып, атлап йөргән,

Безне тотып торган җир.

 

Нефть, байлык, газ, суларны,

Ташкүмерләр биргән җир.

Алтын, көмеш, зиннәтләргә,

Тимер, ташларга төргән җир.

 

ЯРАТАМ

Мин яратам туган авылымның,

Таңнар атып, кояш батканын;

Айлы кичтә йолдыз атылып,

Кыш көнендә карлар ятканын.

 

Яратам мин туып-үскән җирнең

Табигатен, урман-кырларын;

Челтер-челтер аккан чишмәләрен,

Су буенда кошлар сайравын.

 

Мин яратам иген өлгергәнен,

Җылы яңгыр җиргә яуганын.

Җиләк пешкән җәйге аланнарын,

Биек таулы текә ярларын.

 

Яратмаска һич тә мөмкин түгел

Туып үскән газиз җиреңне.

Әби-бабаларың нигез салган,

Ямьле,матур туган җиреңне.

 

АНА САГЫШЫ

Таң белән уянды ялгыз ана,

Чәен куйды, тартты пәрдәсен.

Уйламады картлык көннәрендә

Бу кадәрле кайгы күрәсен.

 

Улы ятып калды Әфган җирләрендә,

Кайта алмады туган иленә.

Башкаларның кайтты балалары

Исән-имин туган җиренә.

 

Һәр көн көтте ана тәрәзәдән,

Кайтыр диеп газиз баласын.

Уйламады картлык көннәрендә

Кәккүк кебек ялгыз каласын.

 

Сугыш бетеп, ничә еллар узды,

Күпме акты гомер агышы.

Кар сулары эреп, язлар килде,

Кимемәде ана сагышы.

 

Коръән укып, дога кылды ана,

Туганнары, улы рухына,

Беркемгә дә язма мондый язмышны дип,

Ялварды ул Аллаһ  Раббысына.