logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Адилә Низамова

Адилә Низамова, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТУГАН ҖИРДӘГЕ БӘХЕТ

Туган үскән илнең гүзәллеген

Читкә киткәч кенә аңлыйсың.

Читкә киткәч кенә уйланасың,

Әйбәт, начарларын барлыйсың.

 

Читтә генә тоя беләсең син

Ил кадерен, икмәк тәмнәрен.

Читкә киткәч кенә сагындыра

Туган өйнең җылы түрләре.

 

Җиргә төшкәч, хәтта орлык та бит

Үз туфрагын тоеп тишелә.

Үз җирендә үскән икмәк кенә

Яшәү көче бирә кешегә.

 

Үз илендә һәркем тойса иде

Нигез тәмен, яшәү авазын.

Безнең бәхет өчен көрәшкән

Әби-бабайларның газабын.

 

Туган илне кадерләсәк кенә,

Без – чын кеше, без – чын каһарман!

Инде ничә буын күпме еллар

Илем тарафыннан зурланган.

 

Илем эчендәге милләтем дә

Мин татар дип, ярсый, талпына.

Татар иле булса, без татар ла,

Татар иле булса, без – батыр.

 

Яратырга кирәк туган илне,

Кешеләрне кирәк ярату.

Милләтең һәм илең өчен

Кирәк икән, кирәк җан ату.

 

ҮЗ ИЛЕМ

Горур халык яшәгәнгә микән,

Тырыш булгангамы кавемем.

Ник икәнен белми генә шулай,

Яратам мин никтер үз илем.

 

Горурланам һәр җиңүе өчен

Милләтемнең, дусның, туганның.

Зур горурлык белән әйтә алам:

Ярый әле монда туганмын!

 

Бай тарихлы халкым янәшәмдә,

Тырыш, эшчән милләт без генә.

Татар данын еракларга сибеп,

Яши Татарстан үзе дә.