logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Адилә Сәйфуллина

Адилә Сәйфуллина, Мөслим лицее

 

МИНЕМ ТУГАН ҖИРЕМ

Нинди гүзәл, нинди сөйкемле син,

Туган җирем минем – Мөслимем.

Танымаслык шул син, сылу кыздай,

Үзгәргәнсең ай-һай гүзәлсең?

 

Гөл-чәчәклэр синең урамыңда,

Зәвык белән йортлар төзелгән.

Зур-зур үрләр яулап сөендереп,

Күңелләргә шатлык бөркегән.

 

Сокланырлык синең табигатең,

Күкрәп  үсә иген-кырларың.

Саф һавалы Ык буйларында

Уйнап үсә егет-кызларың.

 

Күпме егет-кызны әдип иткән,

Җырлы-моңлы туган як бит син.

Мөслимемнең горур халкы бүген

Рәхмәт әйтә сиңа күп итеп.

 

Зур уңышлар тагын юлдаш булсын,

Алга барсын тормыш, гөрләсен.

Мин бәхетле синдә яшәү белән,

Туган ягым, газиз Мөслимем!

 

Туган җирем, яшәү терәгем син,

Яшәү таңы бүләк итүчем.

Алга таба килер көннәремне

Бары синдә килә күрәсем,

Туган ягым минем – Мөслимем!