logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Адилә Хәмәтшина

Адилә Хәмәтшина, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТАТАР ИЛЕ – ВАТАНЫМ

Идел ярларына урнашкан ул

Татар иле, татар Ватаны.

Башын горур тотып, тарих буйлап

Ул һәрвакыт горур атлады.

 

Үз теленә тугры кала алды,

Булдырганча аны саклады.

Милли җанлы каһарманнар үсте,

Халык өметен алар аклады.

 

Дәүләт булып ныклы нигез корды.

Кала салды, тормыш гөрләде.

Беркайчан да башын имәде ул,

Ялагайлыкта да йөрмәде.

 

Чәчәк атты илем, матурланды,

Беренчедән булды һәркайда.

Сугышны да җырлап уза алды,

Ә илһамны алды Тукайдан.

 

Шушы илдә яши алуыма

Горурлыгым сыймый эчемә,

Илем өчен, милләттәшләр өчен

Җаным җырлый, күңелем сөенә.