logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Ландыш Сабирова

Ландыш Сабирова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

КАДЕРЛӘРЕН БЕЛ ГЕНӘ

Туган җирем – Мөслимем,

Син бит бәллүр бишегем.

Еракларга китсәм дә мин,

Сагынырмын Мөслимем.

 

Гүзәл синең Ык буйларың,

Сокланып туймаслык бит.

Урман-кырың, болыннарың

Күңелләргә шифалы бит.

 

«Кояшлы Ык» су буенда

Ниләр генә юк, беләмсең.

Ул чисталык, хозурлыкка

Башлар  әйләнә, күрәмсең.

 

Чыгып китәм озакламый

Тигез канат астыннан.

Ачуланма, туган ягым,

Онытмамын  һичкайчан.

 

Кайтыгыз, дусларым, кайтыгыз,

Туган җирләр бер генә.

Туган ягым – Мөслимемнең

Кадерләрен бел генә.

 

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

Якынлаша соңгы кыңгырау,

Туктаусыз  бик озак чыңлар.

Соңгы чыңы, соңгы авазы

Күңел кылларында чеңләр.

 

Шау-шу килерләр барсы да:

Укытучылар,  дуслар да.

Китәбез бит туган- җирләрдән

Дип әйтерләр унберләр дә.

 

Кемдер елар, ә кемдер көлер

Булсын ул шатлык яшьләре.

Көй-моң таралыр еракларга

Бик озак чыңлар тавышы.

 

Гөрләп торыр сөенечләрдән

Мәктәпнең ишек аллары.

Сүз бирерләр сынатмаска

Чыгарылыш укучылары.

 

КЫШ

Килеп җитте кыш та.

Бөтерелә җилләр.

Тәңкә-тәңкә ак карлар

Килеп ята җиргә.

Тәрәзгә боз каләме

Тигез итеп хәреф тезде.

Әйтерсең лә Кыш бабай

Киләчәк диеп язылды.

Әй, гүзәл балачакның

Мизгелләре сагынылды.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Сезне бик күрәсе килде.

Сезнең алда җырлыйсы,

Сөйли-сөйли көләсе дә,

Шатлык-куаныч белән

Йөрисе,  биисе килде.

Кыш бабай капчыгында

Булмасын ла иде кайгы.

Тып-тыныч тормыш белән

Яшәсә иде барысы.