logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Сөмбел Ибраһимова

Сөмбел ИбраһимоваГ.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТУП ҺӘМ МИН

Кыз бала булсам да,

Туп тибәргә оста мин.

Гол артыннан гол кертәм,

Чабып йөрмим бушка мин.

 

Кайчагында, булгалый,

Туп оча башка якка.

Илдар абый кычкыра:

«Сөмбел! – ди, – Монда капка!»

 

Туп тәгәри, мин чабам,

Җилдәй җитез мин үзем.

Абый нидер аңлата

Ишетмим хәтта сүзен.

 

ӘНИ КИРӘК

Җаннарыма җылы өрер өчен,

Әни кирәк.

Язларымны назлы итәр өчен,

Әни кирәк.

Таңнарымны якты итәр өчен,

Әни кирәк.

«Әни» диеп назлап дәшәр өчен,

Әни кирәк.

Балачагым  ямьле булсын өчен,

Әни кирәк.

Тулы бәхет, нурлы тормыш өчен ,

Әни кирәк.

Әнием син бер үк яшә! – диеп

Тибә йөрәк.

Әнием син миңа бик-бик

Кирәк, кирәк!.

БӘХЕТЛЕ ГОМЕР

«Бәхетле гомер нинди була?» – дип,

Сорадым мин әбидән.

Күзләренә яшьләр килде,

Аңламадым, тик нидән.

 

«Бәхет, балам, ярма кебек

Чәчелеп ятмый җирдә.

Иң мөһиме тыныч тормыш

Тик булсын иде илдә.

 

Ап-ак  болытлар да булсын

Тик шифалы яңгырдан.

Сакла ходай кап-кара  яшь

Түгелгән болытлардан.

 

Бәхетле гомер  ул, балам,

Пар канатлы булуда.

Ямь бирүче ата-анаң

Һәрчак булсын яныңда.

 

Басуларда мул игеннәр

Шаулашып үссен иде.

Илләр тынычлыгы  белән,

Без бик бәхетле!» – диде.