logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Фәнил Ханнанов

Фәнил Ханнанов, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТУГАН ТЕЛ КАДЕРЕ

Ата-баба мирас итеп

Телне безгә тапшырган.

Буыннарны бер иткән тел,

Байый барган, яхшырган.

 

Ана телен онытканнар

Адашыр бу тормышта.

Телем минем – маягым да,

Телем минем – язмыш та.

 

Күңелләр дә ярлылана

Туган телне сөймәсәң.

Телгә-илгә кыен чакта

Кем көяр, син көймәсәң?

 

Тел дә җанлы, кеше кебек,

Ярата кадерләүне.

Олысы да, кечесе дә

Туган телне сөйгәнне.

 

Телебезне саклыйк, дуслар,

Югалтсак, авыр булыр.

Телсез калсак, милләте дә

Кирәксез кавем булыр.

 

Бездән соң да телебезне

Тапшырыйк мирас итеп.

Газиз туган телебездә

Сөйләшик дөрес итеп.

 

Үлмәс җыр булып яңгырый

Матурлыгы телемнең.

Телем асылташларга тиң,

Зур байлыгы илемнең.