logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Фәйрүзә Давлетова

Фәйрүзә Давлетова, Баек урта мәктәбе

 

БАЛДАЙ ТАТЛЫ ТАТЛЫ СҮЗЛӘР

Мин бик күп уйланып йөрдем.

Ниһаять, уйлап таптым.

Туган телем – иркә гөлем,

Кояшым – якты нурым.

 

Балдай татлы, балдай ширбәт,

Балдай тәмле сүзләре.

Йөрәгемә җыеп алам

Һәм үрәм тәкыяне.

 

Ярый әле бу дөньяда

Балдай татлы сүзләр бар.

Ул сүзләрдә әти-әни

Ярату һәм бәхет бар!

 

МӨГАЛЛИМ БУЛУ ЗУР БӘХЕТ

Мөгаллим булу ул – олы исем.

Иң матур, изге сүз ул.

Гыйлем һәм акыл иясе

Балалар дусты да ул.

 

Ачык йөз белән сөйләшеп,

Безгә гыйлем бирәләр.

Гомерләре озын булсын,

Сәламәт булсын алар!

 

МИНЕМ ТУГАН ЯГЫМ

Минем туган ягым – Баек,

Кешеләре аның ачык.

Бар табигате аның ямьле,

Эчәр сулары да тәмле.

 

Тирә-якны урый урман,

Уртасыннан ага елга.

Аксакаллар көндә иртән

Саулык теләп кыла дога.

 

Тарихи урыннар күп:

Сәлкәй, Гобырдык һәм Бәймәк.

Саный китсәң бик күп алар

Килеп күрсәң бик тә әйбәт.