logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Әдилә Бәдертдинова

Әдилә Бәдертдинова, Мөслим гимназиясе

 

Ураза ае

Ураза ае җиткәнен

Һәр елны көтеп алам.

Намазларны калдырмыйча

Барын да укып барам.

 

Әби-бабам – өчәүләшеп

Сәхәр ашыйбыз бергә.

Бик тиз үтә озын көннәр

Авыр түгел ул бер дә.

 

Уразасыз аңлап булмас

Иртәнге чәй тәмнәрен.

Сәхәрдән соң йокыларның

Ничек тәмле икәнен.

 

Кояш баткач авыз ачам,

Намаз укыйбыз бергә.

Ураза ае – Рамазан

Зур бәйрәм хәзер безгә.