Зөлфәт Әхмәтҗанов
Зөлфәт Әхмәтҗанов, Мөслим гимназиясе
ТЫРЫШ УКУЧЫ
Уку миңа авыр түгел. –
Кил, сине дә өйрәтәм.
«Ике»лене «Өч»кә кушып
«Биш»леләргә төзәтәм…
Көндәлектә кызыл белән
Тезелешкән билгеләр.
Анлый алмыйм: әти-әни,
Нигә һаман тиргиләр?!
ТЕЛЕВИЗОР КАРШЫНДА
Әни карый гимнастика,
Мин яратам баскетбол.
Әти хоккейны үз итә
Энем карый бадминтон.