Зөһрә Закирова
Зөһрә Закирова, Мөслим гимназиясе
БАЛДАЙ ТАТЛЫ СҮЗЛӘР
Җирдәге һәрбер баланың
Беренче сүзе – «Әни».
Балдай татлы, җанга рәхәт,
Иң назлы сүз ул – «Әни!»
Иртән торып кадерлемә:
«Хәерле иртә!» – диям.
Төнлә йокларга ятканда:
«Хәерле төннәр!» – диям.
Балдай татлы сүзләрне
Күбрәк әйтсен телебез.
Җанга якын әниләрне
Бал-майда яшәтербез.