logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Илназ Харисов

Илназ Харисов, Мөслим гимназиясе

 

ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА

Мин Казанда –  Кремль буенда,

Басып торам һәйкәл янында.

Богауланган аяк-куллары,

Ә иреккә омтыла йөрәге!

 

Муса Җәлил минем каршымда,

Баш ияләр аңа барысы да.

Кочак-кочак чәчәк салалар,

Күз яшьләрен сөртеп аналар.

 

Яраланып, чолганышта калып,

Әсир төшкән Җәлил сугышта.

Төрмәләрдә газап чиксә дә,

Баш имәгән ләкин фашистка.

 

Дошман өне. Ул тик ятмаган,

Ул төзегән яшерен оешма.

Әсирләрдән төзеп легион,

Фашизмга каршы көрәшкән.

 

Ә фашистлар сизгәннәр.

Кабат-кабат сорау алганнар.

«Дәүләткә каршы җимерү эше,» – дип,

Иң каты җәза биргәннәр.

 

ӘБИЕМ КИҢӘШЛӘРЕ

Әбием миңа иркәләп:

«Улым, акыллым!» – дия. –

Тәмле-тәмле сүзләр белән

Назлап, аркамнан сөя. –

 

Улыкаем, бул  тәүфыйклы,

Бәхет-тәүфыйк янәшә.

Укуыңда бул алдынгы,

Сәламәт булып яшә.

 

Балакаем, апаңа да

Бул син яме, таяныч.

Усаллардан, салкын җилдән

Сакларга аны тырыш.

 

Ярдәмчел бул барысына,

Олыларны олыла.

Кечеләрне кимсетмә,

Ходай бирер барын да!»