Эльвина Хафизова
Эльвина Хафизова, Мөслим гимназиясе
РЕСПУБЛИКАМ МИНЕМ – ТАТАРСТАН!
Республикам минем – Татарстан!
Урнашкан ул Идел ярында.
Туган якның моңлы чишмәләре
Урын ала авылым янында.
Республикам минем – Татарстан!
Күп милләтле газиз илебез.
Җанга якын, әткәм-әнкәм теле,
Кадерле ул татар телебез!
Республикам минем – Татарстан!
Горурланам синең белән мин.
Гореф-гадәт, үз тарихың белән
Онытылмас газиз илем син!
Республикам минем – Татарстан!
Балкыйсың син дөнья күгендә.
Онытылмас серле ядкарь булып
Яшисең син җаным түрендә.
Бәхетле мин! Монда тудым-үстем!
Чиксез горурлыгым – йөрәктә.
Мәңге яшә, газиз туган илем!
Йөрәкләрдән күчеп йөрәккә.