logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Данил Мәүлиев

Данил Мәүлиев, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ИСЕМЕМ ДАНИЛ БУЛГАЧ

Мин мактанчык малай түгел,

Исемем Данил булса да.

Кул эшләрем киштәләрдә

Үрнәк булып торса да.

 

Данлы булсын, диптер, миңа

Данил исемен кушканнар.

Кулларым алтын итәргә

Шулкадәр тырышканнар…

 

Мактанырга һич яратмыйм,

Мин бары эшлим генә.

Теләсәм – теләмәсәм дә,

Мактаудан төшмим менә.

 

Мактану егетлек түгел,

Мактанырга ярамый.

Мактаулар күпкә киттеме,

Йөрәгеңне яралый.

 

Данлы булып йөрсәм ярый,

Исемем дә бит Данил.

Бөтен кылган эшләрем дә

Һәр яктан булсын камил.

 

ПЕСИ БЕЛӘН КӨТӘБЕЗ

Минем матур песием бар

Күрәсегез киләме?

Иркәләгәнне ярата

Сыйпыйсыгыз киләме?

 

Туны аның көлсу төстә,

Ботинкалары актан.

Муенында бантигы бар

Песи матур һәр яктан.

 

Сезне дуслар кунакка

Песием белән көтәбез.

Тәмле әйберләр белән

Һәрчак кунак итәрбез.

 

КЫШНЫҢ СОҢГЫ КӨНЕ

Кыш аеның соңгы көннәре

Бертуктамый кар ява.

Мин чана шуарга барам

Шул карны ера-ера.

 

Куркып тормыйм яуган кардан

Мин чана шуам таудан.

Язны көтеп, тау астында

Тал песиен чыгарган.

 

ТУГАН ЙОРТ

Туган йортым –

Кендек каным тамган,

Беренче авазымны салган,

Изге анам сөтен имгән,

Иң беренче “Әттә”, “әннә” сүзен белгән,

Гомер буе сине җылыткан,

Очар канатыңны ныгыткан.

Иң кадерле җылы оям ул.

Бик кадерле миңа шуңа ул.