Диана Шиһапова
Диана Шиһапова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе
БӘХЕТ
Башка бер уй килде минем:
Нәрсәдә бәхетең синең?
Гомер буе акча эшләүдәме,
Йә гаилә, дип, яшәүдәме?
Утырдым да алдым телефонны
Эзләдем сөйләшкән дусларымны.
Киттем сорап барысыннан
Алар җавап бирергә авырсына.
Берсе әйтә: «Абый, – ди –
Бәхет – ул акча табу», – ди.
Икенчесе китте сөйләп,
Гаилә турында көйләп.
Вакыт үткәч, бер уйга килдем:
Бәхетне кешедән сорамыйм, дидем!
Бәхет ул, әлбәттә, түгел акча…
Бәхет – гаилә, дуслар, кояшлы бакча!