logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Адилә Галимова

Адилә Галимова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ДИҢГЕЗГӘ БИТ ТИҢ

Әти… Әткәй… Бердәнберем…
Якты кояш минем күңелдә.
Бу дөньяның бөтен авырлыгын
Салгансың күк ныклы иңеңә.

Һәр кешегә ярдәм итәсең син,

Һәр кешене үтә күрәсең,
Очраган һәммә кешегә дә
Якын итеп сәлам бирәсең.

Ямь кертәсең мәшәкатьле көнгә,
Асты-өсте килгән тормышка.
Елмайтасын, әти, көлдертәсен,
Буйсынмыйсың кырыс язмышка.

Һәрбер эшне төгәл башкарасың,

Чиста, пөхтә җаның, сүзләрең.

Һәрбер кеше сиңа дус шикелле,

Янып, көлеп тора күзләрең.

Күңелемдә туган һәр сорауга

Җавап эзләп сиңа киләм мин.

Синең йөрәк яхшылык дип тибә,

Изгелек дип тибә, беләм мин.

 

Диңгез сыман җаның тирән синең,

Ә күңелең – биек тау сыман.

Нинди генә сүзләр белән зурласам да,

Җитмәс алар, һаман аз сыман.