Инзилә Кәримова
Инзилә Кәримова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе
САГЫНДЫРА
Күксел таулар, диңгез якларына,
Очты-китте газиз кошларым.
Шул якларның биек күген иңләп,
Оныттылар туган якларын.
Каеннарның шавын сагынып,
Кайтты бер кош туган ягына.
Чит җирләрдә рәхәт, диелсә дә,
Туган якны йөрәк сагына.