logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Зөләйха Хантимерова

Зөләйха Хантимерова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

ТУГАН АВЫЛЫМ

Нинди матур, иркен саф һавалар!

Офыкларга киткән урманы.

Кайда бар соң мондый  гүзәл яклар,

Мөслимемнең болын-кырлары.

 

Кышлары да салкын, ап-ак карлы,

Язлар матур, күркәм һәм ямьле.

Җәйләр җитсә пешә җиләкләре,

Кабатланмас гаҗәп бер тәмле.

 

Туган авылым, туган ягым минем,

Туган туфрак, үскән нигезем.

Чит җирләрдә йөреп кайтсаң гына

Туган җирнең кадерен беләсең…

 

ДУСЛАР КИРӘК

Дуслар булса авыр түгел,

Егылгач та торып була.

Дуслар белән һәрбер җирдә

Яхшы тормыш корып була.

 

Дуслар белән көннәр ямьле,

Дуслар кирәк һәрвакытта.

Дуслыкның без кадерен белик,

Үпкәләтмик ялгыш та.

 

СЫЕРЧЫК

Өй кырында, бакчада

Ак күлмәкле агачта

Сыерчык канат кага

Кайтуына сөенә.

 

Җилпенә ул, талпына

Өздереп сайрап куя.

Чүт-чүт килеп сыерчык

Оя сайлый үзенә.

 

Тикшереп карап кына

Ояны барлап куя.

«Чык-чык» диеп кычкыра,

Әллә мине чакыра?!