Адилә Гыйзетдинова
Адилә Гыйзетдинова, Мөслим лицее
АП-АК КАРЛАР ЯВА МӨСЛИМДӘ
Бар дөньяны күмеп яктылыкка
Ап-ак карлар ява Мөслимдә.
Шушы матурлыкка сөенепме,
Шигырь туа минем күңелемдә.
Бер-бер артлы карлар бөтерелеп,
Җайлап кына җиргә төшәләр.
Әйтерсең лә алар чын кешеләр
Шаярышып-уйнап көләләр.
Сөенә-сөенә җирне нурга күмеп,
Бар җиһанга бәхет телиләр,
Гүя алар безгә чын йөрәктән
«Туган якның кадерен бел!» – диләр.
Бар дөньяны күмеп яктылыкка
Ап-ак карлар ява Мөслимдә.
Кышны шулай өзелеп сөйгәнгәме,
Бер рәхәтлек тоям күңелдә.