logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Азилә Шәймиева

Азилә Шәймиева, Мөслим лицее

 

КАРНЫ КЕМ ЯСЫЙ?

Кар яуганны карап тордым

Тәрәзәдән беркөнне.

Ап-ак үзе, бизәкләре

Йолдыз кебек күр инде.

 

Кем соң аны ясый икән

Кем сибеп тора икән?

Ничек куллары туңмый да

Каян кар җитә икән?

 

Җәйләрен кайда саклыйлар?

Кышын гына яудыргач,

Сораулар күп булса да,

Барысына җавап булмас.