Бикмурзина Аделина
Бикмурзина Аделина, Мөслим лицее
КЫШКЫ КИЧТӘ
Кар ява. Кышкы салкын
Катыра авыл халкын.
Шушы ямьле кышкы кичтә
Утыра Камил өйдә.
Камил кара кайгыда:
Белми кая барырга.
“Тиздән язлар да җитәр
Шәһәргә кайта алырмынмы
Булсам да авылымда?”
Дип уйлана һаман да.
УЙЛАНУ
Урамда буран дулый,
Ә минем башым уйлый:
“Бу дөнья кайда бара?
Якты уйлар кайтсана!»