logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Азалия Хәйруллина

Азалия Хәйруллина, Мөслим лицее  

 

ТУГАН ТЕЛ

Туган җирем – нурлы илем минем,

Татар теле – изге телебез.

Бай тарихлы Мөслим авылында

Яшәвебез белән горур без.

 

Тукай, Җәлил, Туфан шигырьләрен

Сәйдәш көйләренә җырлыйбыз,

Туган халкым, туган җиребезнең

Йөрәк тибешләрен тыңлыйбыз.

 

АЛТЫН КӨЗ

Менә көз килде җиргә,

Бар дөнья – алтын-сары.

Кояшның саран гына

Җиргә төшә нурлары.

 

Кошлар җырламый күптән,

Кырлар да бушап калды.

Елак көзге көннәрдә

Җанны моңсулык алды.