logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Камилә Хантимерова

Камилә Хантимерова, Мөслим лицее

 

КЫШЛАР ҖИТЕП ӘЛЕ ӨЛГЕРМӘДЕ…
Агачлардан кошлар булып очты
Еракларга алтын яфраклар.
Шулар төсле очып китмәс микән

Йөрәктәге тирән яралар?

Йә булмаса, күмеп китмәс микән

Күңел яраларын ап-ак карлар?

Кышлар җитеп әле өлгермәде,
Ләкин билгеләре озак көттермәде:

Җирне ап-ак карлар каплады,
Болытлар да елаудан туктады…
Катып калды салкын җирләрдә
Яңгыр булып яуган күз яшьләре.

Чыдармы икән мондый салкыннарга

Кешеләрнең нечкә күңелләре?

Кышлар җитеп  әле өлгермәде…