logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Зәринә Мирсалихова

Зәринә Мирсалихова, Мари Бүләр урта мәктәбе

 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА СҮЗЕМ

Таныш булыйк мин –  Зәринә, Мари Бүләр мәктәбеннән,
Күпләр таный торганнардыр, мин алдынгылар рәтеннән.
Вакыт юкка һич зарланмыйм, бар эшкә дә өлгерәм,
Тик торганнар заманасы артта калды, мин беләм.
Заман белән гел янәшә атлап барсаң һәр даим,
Креатив һәм мобильный булачаксың тәгаен.

Аның өчен күп кирәкми, бер шарты бар шулай да,
Әз генә серемне сөйләп китим шушы уңайга.

Селфи ясау өчен һәр көн, матур интерьер кирәк.
Шуның өчен юам, җыям тик утырам бик сирәк.

Кәрәзле телефон хәзер һәр кешенең кулында,
Ни пешерә, ни тошерә җәмәгать хозурында.

Блогер буласың килсә, ерак барасы түгел,
Чын күңелдән тотынсаң, лайк җыю бик җиңел.

Аның өчен бары тик, үзең булырга кирәк,
Күрше әби-бабайларга ярдәм итергә кирәк.

Әйдаман хезмәтен дә читтә калдырмыйм бер дә,
Уйнап, көлеп, чын күңелдән, катнашамын һәр җирдә.

Спортны бик яратам мин, укуда алда барам,
Җырлыйм, биим, шигырь язам, зур әсәрләр башкарам.

Уйнап кына башлаган эш әйләнде гадәтемә,
Дан, шөһрәттә кирәк түгел, таянам сәләтемә.

Вакыт юк дип, зарланулар, күпләргә сәбәп кенә,
Эшең уңар, туры килсә, күңелең халәтенә.