logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Алия Каландарова

 

Алия Каландарова, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

КЫШ

Бар дөнья ак күлмәктән

Җиргә сөттәй кар ява.

Мин дә чыктым урамга

Саф һаваны суларга.

 

Мин урамга чыгам да

Карыйм бәсле агачка.

Алар шундый искиткеч

Иңенә кар кунганга.

 

Аяк астын карасам,

Җирдә ак келәм ята.

Иңгә, чәчкә кунганы

Мамык шәлдәй йомшак та.

 

Туган якта сихри кыш…

Җанга якын, рәхәт тә.

Кайт син ел да, бәсле кыш,

Калам шундый теләктә.