logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Асылъяр Хәсәнова

Асылъяр Хәсәнова, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе

 

ЧИШМӘ БУЕНДА

Чишмә буйларына килдем,

Чишмә суы эчәргә.

Әбием кер чайкап йөргән

Чишмә юлын күрергә.

 

Күңелле дә булган элек

Су чәчрәтеп уйнарга.

Яшел йомшак чирәмнәрдә

Көлә-көлә аунарга.