logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ФОАТ САДРИЕВ

ФОАТ САДРИЕВ

Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы (1941). Олы Чакмак. Колхозда эшли. Хуҗалык кибетендә сатучы – өйрәнчек. Авыл китапханәсе мөдире. Метеоролог. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту – консультация бүлеге җитәкчесе. Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый. 1972 – 1981 – “Авыл утлары” газетасының баш мөхәррире. 1981 – 1982 – Мәскәүдә РСФСР мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык  югары театр курслары. Ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. “Бәхетсезләр бәхете” роман – трилогиясе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Мөслим районының Мактаулы гражданины.