logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ХАРРАС ӘЮП

ХАРРАС ӘЮП

Әюпов Харрас Гыйльмегали улы (1946 – 2008). Түреш. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегегендә укый. Хезмәт юлын Мөслим район газетасы “Авыл утлары” нда башлап җибәрә. 1972 – 1983  – “Татарстан яшьләре” газетасы. 1983 нче елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: матур әдәбият редакциясе редакторы, редакция мөдире, 1994 нче елдан нәшриятның баш мөхәррире. Шагыйрь бигрәк тә поэма жанрында уңышлы эшли. Күп кенә лирик шигырьләре көйгә салынган. Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.