logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ЗӨЛФӘТ

ЗӨЛФӘТ

Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) (1947). Яңа Сәет. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый. Укыган вакытта ук “Чаян” журналы редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый. Ул – “Мәкерле песи” исемле беренче татар балалар операсының либретто авторы. Күп кенә шигырьләренә көйләр иҗат ителгән. Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать эшлеклесе. М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты.