logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ФЛҮС ЛАТЫЙФИ

ФЛҮС ЛАТЫЙФИ

Латыйпов Флүс Фатих улы (1943 – 2010). Мөслим. Алабуга педагогоия институты. Армия. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты. 1968 нче елдан Татарстан радиосында: мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе. 1985 нче елдан “Социалистик Татарстан” газетасына, тагын бер елдан “Казан утлары” журналына күчә. “Татарстан хәбәрләре” газетасында, “Татарстан” журналларында да эшләп ала. 1997 нче елда Ф.Латыйфи янәдән “Казан утлары” журналына әйләнеп кайта һәм шул ук вакыттан бирле журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.