logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ФАКИЛ САФИН (ӘМӘК)

ФАКИЛ САФИН (ӘМӘК)

Сафин Факил Миңлемөхәммәт улы (1954). Әмәкәй. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәте. Комсомол оешмасы секретаре. Иске Карамалы мәдәният йорты директоры. Октябрь мәктәбендә укыта башлый. Тат. Бүләр мәктәбендә  директор. 1984 нче елдан Чаллы шәһәрендә. КамАЗның автомобильләр  җыю заводында  слесарь-җыючы, бригадир,  мастер.Казан дәүләт университетының  тарих-филология факультетын тәмамлый. Шәһәр мәктәпләрендә тарих укыта. Тукай районы мәгариф бүлегендә эшли. 1991 нче елда “Аргамак” журналына бүлек мөхәррире итеп чакырыла. Сәркатип. Чаллы педагогия колледжында әдәбият укыта. “Фән һәм  мәктәп” журналын оештыра. 2000 нче елда “Казан утлары” журналына  бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Кабат Чаллыга “Мәйдан” журналын җитәкләргә кайта. Зурлар өчен романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр балладалар, поэмалар иҗат итә. Балалар өчен дә актив эшли. Җыр текстлары, көйләр яза. Республикада үткәрелгән җыр бәйгеләренең фестивальләрнең  җиңүчесе, лауреаты.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр  лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе. Филология фәннәре кандидаты. Балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” гәзитенең баш мөхәррире.

Возврат к списку