logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА

Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәтулла кызы (1947). Симәк. Актаныш районының Зөбәер авылында сигезьеллык мәктәпне һәм Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры буларак башлый. Аннан соңгы хезмәт юллары: Казандагы китап кибетендә комплектлаучы, “Ялкын” журналында хезмәткәр, Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор, “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын”, “Мәгариф” журналларында  бүлек мөхәррире. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Казан педагогия көллиятендә укыта. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.