logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

НАИС ГАМБӘР

НАИС ГАМБӘР

Гамбәров Наис Гыймран улы (1947 – 2005). Бүләк. Урта белемне Үрәзмәт урта мәктәбендә ала. Шигърият белән мәктәп елларында ук кызыксына башлый. Шагыйрь Рәдиф Гаташның шул мәктәпкә практика үтәргә килүе Наискә дә тәэсир итми калмый, билгеле. Хезмәт юлын  районда чыга торган  “Авыл утлары” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып башлап җибәрә. Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Татарстан китап нәшриятында редактор, “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире, әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.