logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ИЛҮСӘ НӘБИУЛЛИНА

Нәбиуллина Илүсә Салих кызы (1958). Баек. Туган авылында урта белем алгач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Юллама белән Әлмәт шәһәренә эшкә җибәрелә, балалар бакчасында тәрбияче, “Әлмәт таңнары” газетасында бүлек мөдире булып эшли. Шул ук вакытта “Татар радиосы” нда хезмәттәшлек итә. Татарстан Журналистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.  2010 нчы елдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.