logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

РОЗА ХӘБИБУЛЛИНА

РОЗА ХӘБИБУЛЛИНА

Хәбибуллина Роза Шакир кызы (1934). Әмәкәй. 1959 нчы елда Алабуга пединститутының филология бүлеген тәмамлый. 1959 – 1990 нчы елларда Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 90 нчы елларда  аның дистәләгән  очерклары, хикәяләре, новеллалары матбугатта күренә башлый. 2003 нче елда “Казан утлары” журналында “Яшьлегем серләре ” исемле беренче повесте дөнья күрә. Аннан соң күп тә үтми, аның “Миләш елы”, “Чишмә башы” повестьлары басылып чыга. Роза Хәбибуллина 2013 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Халык мәгарифе отличнигы.