logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ФӘРИТ ГЫЙЛЬМИ

ФӘРИТ ГЫЙЛЬМИ

Гыйльметдинов Фәрит Гыйльметдин улы (1947 – 1993). Иске Үрәзмәт. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1970 – 1972 нче елларда Тарих һәм культура истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы секретарь булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1 нче номерлы Әлмәт урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта. 1978 –  1983 нче елларда Әлмәт электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру  бюросының начальнигы булып эшли. “Урсай тау итәгендә”, “Елганың борылган төшендә” дигән ике повесте белән СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.