logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ӘХМӘТ ДУСАЙЛЫ

ӘХМӘТ ДУСАЙЛЫ

Хәмәдишин Әхмәтҗан Хәсән улы (1949). Дусай. Күбәк урта мәктәбендә укыганда ук аның шигырьләре “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре”, Мөслимдә чыга торган “Авыл утлары” газеталарында күренә башлый. 1964 нче елда бер шигыре “Вьетнамны яклап” дип исемләнгән күмәк җыентыкка кертелә. 1992 нче елда  “КамАЗ” нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга. 1994 нче елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән берлектә “Хәерле иртә” исемле газета һәм тагын бер елдан хосусый нәшрият оештыра. Әлеге нәшриятта 2000 нче елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә. Әхмәт Дусайлы тарафыннан йөзләгән язучының  сайты барлыкка китерелде. Аның бу хезмәте Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан бик уңай яктан билгеләп үтелде. Ул “Белем җәүһәрләре” Халыкара интернет – проектлар бәйгесе лауреаты (2010).