logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТОВ

ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТОВ

Дәүләтов Зөфәр Мирхәйдәр улы (1953) Яңа Сәфәр. Баек авылында  сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. Армиядән соң Уфа шәһәрендә Башкорт биохимия комбинатында эшли. Уфа электр-механика  техникумын кызыл дипломга тәмамлый. Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника  институтының төзелеш факультетында югары белем ала.1995 нче елдан Әлмәт шәһәрендә төпләнеп, Архитектура-проектлау бюросында  инженер-проектчы, шәһәр хакимиятенең төзелеш идарәсендә инженер-куратор, “Татойлгаз” ябык акционерлык ширкәтендә техник бүлекне җитәкли. 2002 – 2010 нчы елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.