logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН

ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН

Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы (1947). Яңа Сәет. 1952 нче елда күрше Мари Бүләр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли. Ташкентта: тимер юл техникумын тәмамлый, төзүче-мастер, ГЭС лар төзи, 1966 нчы елда җир тетрәгәннән соң җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. 1968 нче елдан – Түбән Камада мастер, прораб, участок башлыгы, өлкән инженер. Ун елдан артык Менделеев шәһәрен һәм андагы ашламалар заводын төзүдә эшли. Мәкаләләр, очерклар яза, драматургия өлкәсендә көчен сынап карый. Драма әсәрләре Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай халык театрлары тарафыннан сәхнәгә куела. Ф.Абдуллин – берничә повесть авторы. Матбугатта аның җиде китабы нәшер ителә. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.